news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында мегаферма ачылды

Мегаферма төзелеше өч этапта барачак һәм 2022 елга төгәлләнәчәк.

Кукмара районында мегаферма ачылды
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасының авыл хуҗалыгы кооперативында 1500 баш савым сыерга исәпләнгән яңа мегаферманың беренче корпусын эшләтеп җибәрделәр. Проектка инвестицияләрнең гомуми суммасы 930 миллион сум тәшкил иткән.

Җитештерүдә «Делаваль» фирмасының эшне ресурсларны саклый торган технологияләр буенча бердәм технологик режимда алып барырга мөмкинлек бирә торган заманча җайланмалар кулланыла. Мегаферма заманча саву заллары, «Параллель» сөт саву блогы, бозаулату бүлеге һәм авыру хайваннар өчен изолятор көйләнгән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ашату һәм эчерү процессларының автоматлаштырылган булуы, микроклиматның уңайлы системасы энергоресурсларны һәм терлек азыгын да, шулай ук хезмәт ресурсларын да нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирә.

«Урал» хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов мегаферма төзелешенең өч этапта барачагын һәм 2022 елга төгәлләнәчәген билгеләп үтте. Өч корпус 16 гектар мәйданны били.

«Әлеге проектны гамәлгә ашыру „Рассвет“ агрофирмасы АХҖКында сөт сату җитештерү күләмен елына 16 мең тоннага (көнгә 45 тоннага) кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләде Кукмара районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илһам Ганиев.

Министрлык белешмәсеннән күренгәнчә, хәзерге вакытта «Рассвет» агрофирмасында 1100 баш савым сыеры бар. Яңа ферма булу сыерлар санын тагын 500 башка арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100