Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ютазы районында яңа авыл хуҗалыгы объектлары файдалануга тапшырылды
Белгечләрдә савымның компьютер программасына нигезләнгән булуы да зур кызыксыну уятты.
(Ютазы, 4 февраль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары «Уңыш» җәмгыятендә, «Ансель Вафауллин» фермер хуҗалыгында булды. Анда 2019 елда дәүләт программалары нигезендә һәм хуҗалыкларның үз көче белән төзелгән өр-яңа сөт комплекслары эшчәнлеге белән таныштылар.
Семинар-киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин катнашты.
Көннең беренче тәртибе буенча чарада катнашучылар Яссытугай авылында урнашкан «Уңыш» җәмгыяте фермасында булды. Аның директоры Айнур Әхмәдиев кыскача гына хуҗалык эшчәнлеге һәм яңа маллар торагында куелган эш тәртибе турында сөйләде.
Ютазы авылында урнашкан фермер Ансель Вафауллин хуҗалыгында без савым залында заманча җиһазлар кулланып, савым процессы белән турыдан-туры таныша алдык. Белгечләрдә савымның компьютер программасына нигезләнгән булуы да зур кызыксыну уятты.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә яңа елның беренче аена йомгак ясалды. Аяз Шафигуллин сөт җитештерү буенча динамиканы мактап телгә алса, ул агроформированиеләр вәкилләрен ит җитештерүне үстерү һәм яшь маллар үлеменә юл куймау өстендә ныклы чаралар күрергә чакырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техника ремонты һәм орлык фонды торышы буенча да чыгыш тотты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз