news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Менделеевск районында яңа гаилә фермасы ачылды

Фермер «Татарстанда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 2 млн сум күләмендә грант алган иде.

Менделеевск районында яңа гаилә фермасы ачылды
agro.tatarstan.ru

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Менделеевск районында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән яңа гаилә фермасы ачылды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Менделеевск районында яңа терлекчелек фермасы ачылды. Объект Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Илдар Мәхмүдов крестьян-фермер хуҗалыгында төзелде. Фермер «Татарстанда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 2 млн сум күләмендә грант алган иде.

Бүген хуҗалыкта 100 баштан артык эре мөгезле терлек бар, 53 баш – савым сыеры. Ферма заманча технологияләргә җавап бирә. Комплексны төзегәндә Менделеевск районы аграрийларында моңа кадәр күрелмәгән яңа технологияләр кулланылган.

Илдар Мәхмүдов хатыны белән сыерларны ничек караулары турында сөйләде. Алар хайваннарны бәйсез ысул белән тоталар. Бу ысул сыер абзарында һәм аның территориясендә хайваннарның ирекле йөрүе белән аңлатыла һәм бу хайванның озак вакыт актив хәрәкәтләнүен тәэмин итә. Сыерларны махсус залда савалар.

Хуҗалык башлыгы әйтүенчә, бу ысул хайваннарны стандарт тотудан аерылып тора һәм өстенлеге дә бар. «Эшләүчеләр саны кими, терлекләрне карау өчен азрак көч һәм вакыт сарыф ителә. Сыерларның активлыгы нәтиҗәсендә аларның иммунитеты һәм сәламәтлеге ныгый. Тагын сыерларның сөт бирүе дә арта», дип аңлатты фермер..

Илдар Мәхмүдовны яңа терлекчелек объекты белән котларга Менделеевск районы башлыгы һәм күпсанлы күршеләр килгән иде, гаилә аларны, бик рәхәтләнеп, сөт һәм үзләре әзерләгән сыр белән сыйлады. Валерий Чершинцев әлеге тырыш гаиләне яңа ферма ачулары белән котлады һәм алга таба уңышлар, яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен нык сәламәтлек теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100