news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Татпотребсоюз советы рәисе итеп сайланды

Моңа кадәр рәислек иткән Марат Әхмәтов үз теләге белән бу вазифасыннан китте.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Татпотребсоюз советы рәисе итеп сайланды
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үз теләге белән Татарстан кулланучылар берлеге советы рәислегеннән китте. Берлекнең еллык җыелышында рәис итеп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сайланды.

Татпотребсоюз советы рәисе булып эшләгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов былтыр Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазифасында эшли башлады. Шул сәбәпле ул Татарстан кулланучылар берлеге советы рәислегеннән китүен белдерде.

Татрпотребсоюз утырышында бу тәкъдимгә каршы килүчеләр булмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100