Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2013 елда Татарстанда авыл хуҗалыгының 532 продукциясе тикшерелгән
Бу - ит, субпродуктлар,балык, сөт, сөт продуктлары, һ.б.лар
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). 2013 елда Татарстанда авыл хуҗалыгының 532 продукциясе тикшерелгән. Бу - ит, субпродуктлар,балык, сөт, сөт продуктлары һ.б., дип хәбәр ителә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсенең рәсми сайтында.
2013 елда республика предприятиеләрендә сайлап алынып, «Татар регионара ветеринар лабораториясе» федераль дәүләт бюджет оешмасына тикшерүгә 532 үрнәк җибәрелгән. Шулар арасында 176 сы – барлык төрдәге хайваннар итләре, 31 е - балыклар, 32 се – субпродуктлар, 53е – сөт һәм сөт продуктлары, 119 данә йомырка, 23 үрнәк бал, 40 азык һәм азык өстәмәләре үрнәгеһ.б.
11 үрнәк куелган таләпләргә туры килмәгән . Сыйфатсыз продукция чыгарган предприятиеләр лаборатория күзәтчелегенең көчәйтелгән режимына куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз