news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы лизингка алганда яңа мөмкинлек барлыкка килде

«Росагролизинг» авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте — ул «Алдан броньлау» процессын башлады.

Авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы лизингка алганда яңа мөмкинлек барлыкка килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары ташламалы лизинг программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын «алдан броньлау» мөмкинлегенә ия булды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ташламалы лизинг аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте — ул «Алдан броньлау» процессын башлап җибәрде.

Бу иске елда куелган бәя буенча, тагын өстәмә ташлама белән техника сатып алу өчен гариза рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә. Шул исәптән аванс түләве ноль проценттан башлана һәм төп шартнамә буенча соңрак түләү срогы киләсе елның 1 сентябренә кадәр билгеләнгән.

Программада авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүче эре предприятиеләр катнаша: «Ростсельмаш», «Петербург трактор заводы», «Клаас Восток», «Брянсксельмаш», «Евротехника», «Пегас-Агро», «БТЗ», «Квернеленд Груп СНГ», «МТЗ-Татарстан», «Ярославич», «СДФР», «Аграрная Группа», «Агросервис-Техника», «Лилиани», «Анитим», «РЗЗ», «Воронежсельмаш», шулай ук барлык татарстанлыларга билгеле — «Казансельмаш».

Моннан тыш, җитештерүче компанияләр техникага һәм җайланмаларга өстәмә ташламалар тәкъдим итә.

Техника сатып алу мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм номеры: 8-800-444-16-70 буенча консультация алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100