Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы үзәгендә бәйрәмнәр уңаеннан зур ярминкә үткәрелә
Җәмәгать туклануы предприятиеләре саф һавада кайнар чәй, шашлык, камыр ризыклары белән сыйлану мөмкинлеге тудырачак.

(Әлки, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). 6 ноябрьдә район үзәгендә бәйрәмнәр уңаеннан зур ярминкә үткәрелә. Бу турыда район район басмасы хәбәр итә.
Ярминкәдә халыкка көзге муллык — терлек ите, кош-корт түшкәләре, сөт ризыклары, яшелчәләр, ашлык, фураж, печән, салам тәкъдим ителәчәк. Сатуга шулай ук агач материаллары, утын, бакча өчен черемә, кышкы җылы киемнәр, башка күп төрле азык-төлек һәм көнкүреш товарлары куелачак.
Җәмәгать туклануы предприятиеләре саф һавада кайнар чәй, шашлык, камыр ризыклары белән сыйлану мөмкинлеге тудырачак. Ике зур бәйрәм уңаеннан район сәнгать осталары дәртле җыр-биюләре белән дә ярминкә кунакларының күңелләрен күтәрергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз