news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә

Республика җирләренең 84 процентында туфракны эшкәртү эшләре башкарылган.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүгенге көнгә 1,5 млн гектар туңга сөрелгән, бу планның 84 процентын тәшкил итә. 738 мең гектар туфрак тирәнтен эшкәртелгән. Көн саен бу эштә 1,9 мең авыл хуҗалыгы машинасы катнаша.

Моннан тыш, министр Татарстанда техниканы ремонтлау пунктларының эшчәнлегенә аерым игътибар бирде. Төбәктә 657 ремонтлау остаханәсе, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 723 пункт бар.

Республикада авыл хуҗалыгы агрегатларын кышкы саклауга куя башладылар. Җәббаров Балтач районы хуҗалыкларын үрнәк итеп күрсәтте.

Моннан тыш, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы көзге кыр эшләре вакытында механизаторларны матди кызыксындыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу уңайдан ул Азнакай районын телгә алды, анда 50 белгеч 70 сертификат белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100