news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Минем җирем – Россия» конкурсында катнашырга чакыра

Бәйгедә массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда пабликалар катнаша ала.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем — Россия» иҗади конкурс дәвам итә. Конкурска бөтен илдән 500дән артык кеше гариза биргән инде. Татарстаннан конкурска 26 катнашучы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Катнашучыларның күбесе «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү» номинациясендә — 5 катнашучы, 14 проект тәкъдим ителә. «Фермерлык һәм кооперация (уңыш тарихы, дәүләт ярдәме белән фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү тәҗрибәсе һәм практикасы)» номинациясендә шул кадәр үк санда катнашучы 18 проект тәкъдим итә.

Татарстанлылар «Авыл территорияләрен үстерү (инфраструктура, социаль мәсьәләләрне хәл итү, уңайлы авыл мохите)», «Яшьләр эшкуарлык проектлары», «Авыл территорияләренең мәдәни-тарихи һәм табигый куәтен саклап калу (дәвамчанлык, мәдәни мирас, гаилә традицияләре һәм башкалар)», «Яшьләрнең граждан инициативалары», «Яшь журналист» «Уникаль авыл территорияләре (агротуризм/авыл туризмы)» номинацияләрендә катнашалар.

Конкурста катнашу өчен бер номинация кысаларында авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән кимендә өч мәкалә авторы; массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда пабликалар хуҗалары чакырыла. Үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала — авыл тормышы темасын яктырткан иң яхшы рәсемнәр масштаблы фотокүргәзмәдә катнаша.

Конкурсның номинацияләре, катнашу шартлары һәм бүләкләр турында тулырак мәгълүматны http://konkurs.agromedia.ru/ сайтында ,бирелә. Эшләр 11 сентябрьгә кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100