Марат Әхмәтов Кайбыч районында урып-җыю эшләре барышы белән танышты

Кайбыч районында бу культура җиде меңлләп гектар мәйдан били һәм аны 10-11 гектарга җиткерергә уйлыйлар.

(Кайбыч,  3 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында Кайбычка килде. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каршы алды һәм иген басулары белән таныштырып йөрде, дип яза җирле басма.

Башка елларда район кырларын вертолетта күзәткәннән соң, берәр хуҗалыкта җитәкчеләр, авыл җирлекләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашу үткәргән Марат Әхмәтов бу юлы безгә машинада килде. Иң беренче тукталыш – "Дубрава" җәмгыятенең Колаңгыдагы 320 гектар мәйдандагы шикәр чөгендере басуында булды. Район башлыгы министрны басулардагы эш барышы белән таныштырды, уракны кызу темплар белән үзвакытында төгәлләргә ышандырды.

– Бүген безнең алда торган һәм игенчеләргә куелган төп бурыч – җәйнең һәр аяз көненнән файдаланып, игеннәрне мөмкин кадәр тизрәк югалтуларсыз җыеп алу, – диде ул. – Моның өчен бөтен чараларны да эшкә җигәбез, эшне шул юнәлештә оештырабыз.

Күренеп тора, чөгендернең уңышы мул булырга охшаган. Чөгендергә контроль үлчәү үткәргәннән соң, бу басуда уңдырышлылык һәр гектардан 300 центнердан артыграк булыр дигән нәтиҗәгә килделәр. Министр әйтүенчә, хәзер вегетация чоры бара, димәк, уңдырышлылык тагын да артачак. Шикәр чөгендере үстерү технологиясенең тиешенчә үтәлүе уңдырышлылыкка китерә. Кырларда чүпнең әсәре дә юк. Яңгырлар вакытында тагын да күтәрелеп китәчәк әле алар. Министр чөгендер кырыннан канәгать калды.
Алдагы тукталыш – Мөрәледә һәм фермер хуҗалыгы җитәкчесе Марат Садриевның Кошманда үсүче көзге бодай басуында булды. Арысланда, Кыр Буасында да көзге бодайны карадылар. Икенче филиал агрономы Рәис Мингазиев әйтүенчә, комбайннар урган 107 гектарлы басуда һәр гектардан 32 шәр центнер уңыш алына.
Кайсы гына хуҗалыкка барма, безне матур күренеш каршы алды. Кыр кораблары офыкларга кадәр сузылган басуларны иңли, башаклар тулышкан, игеннәргә карап, күңел сөенә.

–Мин сезгә дә көзге культуралар мәйданнарын арттырырга тәкъдим итәм, – диде Марат Әхмәтов. –Татарстан чәчүлекләренең барлык мәйданы 3 миллион гектар тәшкил итә, шуның 450 мең гектарын гына көзге чәчүлекләр били. Бу бик аз. Көзге чәчү мәйданнарының һәркайсын җентекләп анализларга кирәк. Теләсә кайсы технологик алымны вакытында башкару мөһим. Көзге чәчү өчен туфрак бик яхшы әзерләнгән булырга тиеш.

Кайбыч районында бу культура җиде меңлләп гектар мәйдан били һәм аны 10-11 гектарга җиткерергә уйлыйлар.

Министр әйтеп узганча, көннәрнең кызу торуы уракны сыйфатлы итеп алып барырга мөмкинлек бирә һәм максатка ирешү өчен бөтен көчне куеп эшләргә кирәк.

"Подберезье"да министрга теземнәргә салынган борчак басуын күрсәттеләр. Монда арыш урагына да төшкәннәр, уңдырышлылыгы югары – гектарыннан 42 центнер уңыш чыга. Арпа кыры да мул уңыш вәгъдә итә, диелгән район хәбәрендә.