Актанышта көзге бодайны суктыралар

Алтын бөртекләрне 650 гектардан җыйнап алып, амбарларга озатуга ирешкән хезмәтчәннәр.

(Актаныш, 3 август, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева ). Актаныш районында 2018 елның урып-җыю кампаниясенә рәсми старт 27 июльдә бирелгән иде, дип яза җирле басма. 

 "Актаныш" агрофирмасының Актаныш бүлекчәсе агрономы Газинур Әхмәев сүзләренә караганда, биредә эшнең оештырылышы да башка еллардан шактый аерылып тора. Агрофирма басуларында тулы комплекста эш алып бара бүген кыр батырлары.

2 комбайн игеннәрне теземгә салу эшен башкарса, 5 кыр корабы - суктыруда. Алар артыннан ук саламны кипкә кыстырып, хуҗалыкка озатып баралар. Бушап калган мәйданнарда исә тулы куәттә көзге чәчүгә җир эшкәртәләр. Болай комплекслап эшләгәндә, билгеле, икмәк җыйнап алынган басулар чәчү эшенә тулысынча әзер булып кала. Шул рәвешле, кабат-кабат бер басуда кайнашмыйлар быел агрофирманыкылар.

Бүген хуҗалык көзге бодайны югалтуларсыз җыеп алу белән мәшгүль. Алтын бөртекләрне 650 гектардан җыйнап алып, амбарларга озатуга ирешкән хезмәтчәннәр. 450 гектар мәйданда көзге бодай үз чиратын көтә. Тулаем җыем 23 000, бер гектарга уртача 48 центнер бөртек туры килә.

Баш агроном махсус җайланма белән бодайның дымлылыгын да тикшереп тора. Бүгенге күрсәткеч 15, 2% ны тәшкил итә. Белгечләр теле белән әйткәндә, көзге бодайны җыйнап алу чоры өчен "иң яхшы" күрсәткеч бу.

Агрофирманың Актаныш бүлекчәсе 250 гектардагы борчакны да теземгә салып куйган инде. Борчактан соң арпа, солы культуралары да бүлекчә амбарларына 2018 елның икмәге статусында кайтачак.

Амбарда да эш тулы куәттә кайный. Көн дәвамында кайтып торган икмәкне урнаштыру буенча проблемалар юк биредә.

Хезмәтчәннәр үзләре эшнең оештырылу шартларына зарланмый, техника да тел-теш тидерерлек түгел. Игенчеләрне тукландыру да югары дәрәҗәдә. Өстәвенә, бүген агрофирма басуларында көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт белән дә "сыйландылар". Агитбригаданың быелгы урып-җыю кампаниясендәге эшчәнлеге нәкъ менә әлеге бүлекчә басуларыннан башланды. Чулпан Салихова, Атлас Әмируллин, Марат Шәйхетдиновлардан торган төркем игенчеләрне ялкынлы сүзләре, дәртле, моңлы җырлары белән ял иттерде.

Алдагы көннәрдә дә агитбригадаларның чыгышлары дәвам итәчәк, дип яза җирле басма.