news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама кооперативы 39,9 млн сумлык грантка ия булды

«Татарстанда кыр көне — 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фермерларга һәм кооперативларга грант алу өчен сертификатлар тапшырды.

Түбән Кама кооперативы 39,9 млн сумлык грантка ия булды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама кооперативы 39,9 млн сумлык грантка ия булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Татарстанда кыр көне — 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров фермерларга һәм кооперативларга грант алу өчен сертификатлар тапшырды.

Алар арасында — «Нижнекамский " катнаш авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, ул «Мөгезле эре терлек итен эшкәртү» юнәлеше буенча җиңүче булды һәм 39,9 млн сумлык грант алды. Төзелә торган объектның мәйданы — 1 450 кв. м. Производство илледән артык эш урыны бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100