Белгечләр мөгезле эре терлеккә электрон бирка куярга өнди

Терлекнең ике колагына да чип кую өчен электрон тамгалар бәясе 117 сум.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда хуҗалыкларны мөгезле эре терлеккә электрон биркага заказ бирергә өндиләр. Бу хакта «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә «Агросәнәгать комплексын цифрлаштыру» буенча түгәрәк өстәл барышында Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге коммерция бүлеге җитәкчесе Данис Сәйфетдинов сөйләде.

Ул Татарстанда мөгезле эре терлекнең бердәм идентификациясе гамәлгә кертелә башлаганын, 2021 елдан Россиядә һәр баш мөгезле эре терлекне идентификацияләү турында закон үз көченә керәчәген әйтте. Аның сүзләренчә, һәр терлекнең regagro бердәм базасына кертелгән чипта язылган үз уникаль номеры булачак. Узган айда бу эш Балтач һәм Арчада башланган, бозауларга бирка тага башлаганнар. Кукмара һәм Лаеш та калышмый.

Данис Сәйфетдинов платформада «Яндекс» аша гына теркәлеп булуын искәртте. «Адрес юлында 16.regagro.ru дип җыярга кирәк. Биркалар алгач, һәр хуҗалыкны системага теркиләр, шәхси кабинет өчен логин- пароль бирелә. Хайванны теркисең, туган вакытын, төрен, токымын, җенесен һәм башкаларны тутырасы, аннары мәгълүматларны саклыйсы», — диде ул.

«Электрон базада терлеккә үткәрелгән вакцинация һәм башка ветеринар чаралар тарихын карап булачак», — диде Данис Сәйфетдинов. Система мал табиблары өчен уңайлы булуын искәртте. «Системаны тизрәк кертү өчен, безнең белән элемтәгә керергә кирәк. Биркалар атна-ике атна эчендә әзер була. Хуҗалыкка барабыз, өйрәтәбез. Мәсәлән, 20 башка ничек эшләнгәнен күрсәтәбез, калганын үзләре эшли. Безнең өйрәтүләр бушлай», — диде белгеч.

Бозауның сул як колагына QR-код белән визуаль бирка, уң колагына лазер ярдәмендә электрон тамга тагыла. Нәтиҗәдә, сыер турында бөтен белешмәне белеп була. Данис Сәйфетдинов телефонга regagro кушымтасын да йөкләп булганын әйтте. «Һәр бирка һәм электрон тамганың үз уникаль номеры. Кешеләрдә ИНН кебек үк номерлар кабатланмый. Хайван суелганнан соң тамга юкка чыгарыла, регистрга кертелә», — диде.

Терлекнең ике колагына да тамгалар бәясе 117 сум. Утырышта катнашучылар бу бәяне кыйммәтсенде. «Материал арзанрак булган җиргә, башка поставщикка мөрәҗәгать итә алабызмы? Хуҗалыкта 10 мең баш терлек булса, 117 сумнан шактый кесәгә сугачак бит», — диде алар.

Данис Сәйфетдинов комплектта арзанрак ясаучылар булуына шиген белдерде. Ертылса, бозылса, югалса, номерларны бушлай алмаштырырга вәгъдә итәләр. «Гадәттә, хуҗалыклар гади тамгалар тиз югалуына зарлана. Электрон тамгалар нык тагыла, аларны югалту авыр», — диде ул.

Данис Сәйфетдинов әйтүенчә, июльдә система эшләп бетереләчәк. Анда хайваннарны гына түгел, җитештерелгән сөтне дә исәпкә алып барып булачак. Тамгалардан баш тартсаң, фермерны ит тә, сөт тә сата алмавың ихтималлыгы турында кисәттеләр. «Хуҗалыклар аңларга тиеш: программада хайванның тарихы язылачак. Чагыштырып карасаң, халык санын исәпкә алу кебек бу», — диде белгеч.

«Кыр көне-2020» күргәзмәсендә хайван, кош, балыкларның тормышын чагылдырган цифрлы паспорт кертүче башка белгечләр дә катнаша. IТ-паркта эшләүче белгеч Евгений Балобанов моны «цифрлы игезәк» дип атады. «Паспортта хайванның туган вакыты, үскән урыны, вакцинацияләр, авырулар, нәселе турында мәгълүмат туплана. Хәзер Биектау, Лаеш, Питрәч, Саба районнары мөгезле эре терлеген шушы системага кертә башлады», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.