ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры барсын да җиләк җыярга җибәрде

М.Әхмәтов “Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының техник дәрәҗәсен югары бәяләде

  (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яшел Үзән районында Большие Яки авылында урнашкан “Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Министрны Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һәм “Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының җитәкчесе Илдар Ситдиков озатып йөрде.
М.Әхмәтов “Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының техник дәрәҗәсен югары бәяләде. Аның сүзләренә караганда, хуҗалык зур потенциалга ия, биредә җиләк үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә курслар оештыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Хуҗалык эшчәнлеген 2012 елда башлавын билгеләп үтик. Беренче вакытта җиләкләр утыртылган мәйдан 2 гектар тәшкил иткән иде.
Бүгенге көндә 7 гектар мәйданда 15 төрле сорт җиләк үсә.
“Җиләкле алан” крестьян-фермерлык хуҗалыгының төп максаты – көндәшлелеккә сәләтле продукт үстерү һәм Әлмәт, Чаллы, Алабуга, Казан һәм ТР ның башка шәһәрләрендә сату. Бу очракта кулланучылар чит илдән кертелгән җиләкне өстен күрмәячәк.
Бүгенге көндә куелган максатка ирешелгән.