news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда территорияләрне саранча барлыгына тикшерү дәвам итә

Әлеге эш республиканың барлык торак пунктларында алып барыла

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда территорияләрне саранча барлыгына тикшерү дәвам итә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” оешмасының ТРдагы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте.

Исегезгә төшерик, бүгенгә республикада 20 районның 50 мең гектарында саранчалар табылган. ТРның һәр районында әлеге корткычларга каршы тору буенча мобиль төркемнәр блдырылган.

Т.Һадиев фикеренчә, бүгенгә әлеге бөҗәкләр зур куркыныч тудырмый, ләкин эссе һава торышы үзен тагын да күрсәтсә, саранчалар активлашачак. Яңгырлы салкынча һава торышы аларның таралуын туктата ала.

Т.Һадиев сүзләренчә, корткычлар киләсе елда да авыл хуҗалыгына зур зыян сала ала, барысы да һава торышыннан торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot