news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының дүрт авылы 1,5 әр миллион сум грант откан

Шешминка җирлеге грант акчасына трактор сатып алачак

Чирмешән районының дүрт авылы 1,5 әр миллион сум грант откан
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 3 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Ивашкино, Туймәт, Шешминка һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре республика бәйгесендә җиңгән. Һәр авылга 1,5 әр миллион сум күләмендә грант биреләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Агымдагы елда бу конкурста 173 авыл җирлеге җиңүче дип табылган. Аларның һәрбесенә 1, 5 миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, су кертүгә, техника сатып алуга һәм башка социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә тотылырга тиеш.

«Без бу грантка трактор алырга планлаштырабыз. Ул аеруча кыш көннәрендә юлларны кардан чистартырга, ә яз-җәй чүп-чарны чыгарырга кирәк, аны башка эшләрдә дә файдаланып була», — диде Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев.

Райондагы башка авыл җирлекләреннән белешүебезчә, алар да әлеге акчаларны трактор алырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100