Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда язгы чәчү 237,2 мең гектар мәйданда башкарылган
Иң күп мәйдан Зәй муниципаль районында (26,5 мең га, яисә планнан 57%) чәчелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 май, "Татар-информ"). 2017 елның 3 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 237,2 мең га мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылган мәйданнан 13% тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң күп мәйдан Зәй муниципаль районында (26,5 мең га, яисә планнан 57%) чәчелгән, аннан кала Сарман районында (22,7 мең га, 44%), Буа районында (12,1 мең га, 20%), Актаныш районында (11,7 мең. га, 21%), Тәтеш районында (11,4 мең га, 26%) һәм Мамадыш районында (11,1 мең га, 20%).
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 178,3 мең га, ягъни планнан 17% мәйданда чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае – 18,8 мең га (5%)мәйданда, арпа – 124,4 мең га (33%), солы – 19,3 мең га (31%), борчак – 10,7 мең га (16%), бөртек кукурузы – 2,1 мең га (2%) мәйданда.
Шикәр чөгендере 22,5 мең га, ягъни планнан 30% мәйданда чәчелгән, рапс – 1,8 мең га (2%), май орлыгы өчен көнбагыш – 13,4 мең га (9%) мәйданда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз