news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа һәм Нурлат игенчеләре беренчеләрдән булып сабан культураларын чәчүгә чыкты

Республиканың барлык муниципалитетлары язгы кыр эшләренә кереште.

Буа һәм Нурлат игенчеләре беренчеләрдән булып сабан культураларын чәчүгә чыкты
архив

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Буа һәм Нурлат районнары игенчеләре беренчеләрдән булып сабан культураларын чәчә башлады. Буа районында 80 га мәйданга бодай һәм 120 га мәйданга арпа, ә Нурлат районында 30 га арпа чәчелгән.Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Аграрийлар һәм фермерлар эше бер генә көнгә дә туктап тормый. Алар халыкны яңа продуктлар белән тәэмин итү өчен республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшли», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гомумән алганда, Татарстанның барлык районнары язгы кыр эшләренә кереште. Аерым алганда, барлык районнарда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, 30 муниципалитетта тырмалау эшләре бара, ә 23 муниципалитетта орлык инкрустацияләнә.

«Азык-төлек куркынычсызлыгы тагын да зуррак әһәмият ала. Язгы бер көн ел туйдыра. Барысын да вакытында эшләргә һәм республикада яхшы уңыш алу өчен тырышырга кирәк. Техниканың төзек һәм үзебезнең сәламәт булуы кирәк. Шуңа күрә инфекциянең таралуын булдырмау өчен мөмкинлеге булган кешеләрне өйдә калырга чакырабыз», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Татарстанда көзге культуралар 304,4 мең га мәйданда тукландырылган, бу планның 63 процентын тәшкил итә, күпьеллык үләннәр - 158 мең га. Быел көзге бөртекле культураларны 486,7 мең га, күпьеллык үләннәрне 484,1 мең га мәйданда тукландыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100