news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы буенча барлык хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек эшләре тикшерелде

Язгы чәчүнең 10-15 көнгә иртәрәк башлануы көтелә.

Апас районы буенча барлык хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек эшләре тикшерелде
http://apastovo.ru/news/mөһim-temalar/yazgy-chch-10-15-kng-irtrk-bashlanyr-dip-ktel

(Апас, 3 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов барлык хуҗалыкларда булып җитәкчеләр, механизаторлар белән очрашып бүгенге көндә борчыган мәсьәләләр турында сөйләште. Язгы кыр эшләрен үз вакытында башкарырга дигән бурыч куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Район буенча техниканың төзеклеген, әзерлеген тикшерәбез. Яз елдагыга караганда иртәрәк килә, шуңа да чәчүнең 10-15 көнгә иртәрәк башлануы көтелә. Бүгенге көндә көзге культураларны тукландыру эше төгәлләнеп килә. 22 мең гектарда язгы культуралар чәчәргә җыенабыз. Соңгы атнада эшләп бетермәгән эшләрне барлап, алга куйган бурычларны үтәп чыгарга тырышабыз», — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зиятдинов хуҗалыкларда карап чыкканнан соң үз бәясен бирде.

— Язгы кыр эшләре башланып китте. Техникаларның төзеклеген карап, тикшереп чыктык. «Ибраһимов һәм К», «АгроАктив» хуҗалыкларының эшен югары бәяләп була. «Свияга» агрофирмасына караган бүлекчәләрдә эшләп бетерәсе эшләр бар әле. Шушы көннәрдә алар да тулы әзерлекле булачак. Исән-сау булып эшләп, мул уңыш алырбыз дип ышанып калам, — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100