Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда мелиорация өчен гидротехник корылмаларны язгы ташуга әзерлиләр
Республикада 639 буа исәпләнә, аларның суы җирләрне сугару өчен файдаланыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда мелиорация өчен гидротехник корылмаларны язгы ташуга әзерлиләр. Республикада 639 буа исәпләнә, аларның суы җирләрне сугару өчен файдаланыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖннән хәбәр иттеләр.
52 буа авария хәлендә. Сезон башланганчы аларны тиешле хәлгә китерергә кирәк. Әмма язгы ташу чорында 18 сулык зур куркыныч тудыра, алардан ташып чыккан су тирә-як авылларны басарга мөмкин. Әлеге буалардагы суның биеклеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче эшермә бикләр яраксыз хәлгә килгән.
Шунлыктан хәзер «Татмелиорация» хезмәткәрләре урыннарда Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча тиешле чаралар үткәрә. Аерым алганда, кар суларын икенче юлдан җибәреп булсын өчен әйләнеп уза торган каналларны чистарталар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз