420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Теләче районының Үзәк авылында «Август-Теләче» агрофирмасында ашлык киптерү комплексын төзи башладылар. Ул сәгатенә 50 тонна ашлык киптерә алачак.
Җитештерү эшләре графигы нигезендә объектны агымдагы елның август башына файдалануга тапшыру планлаштырыла. «Август-Теләче» басуларында үстерелә торган культуралар яңа ашлык киптерү җайланмасында беренчел чистарту һәм киптерү процессларын узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җайланмалар универсаль, төрле культураларга (бөртекле, кузаклы, май орлыклары) җайлаштырылган. Ашлык киптерү комплексы белән идарә итү автоматлаштырылачак, аңа бер оператор хезмәт күрсәтәчәк, ә контрольдә тотыла торган параметрлар дисплейга чыгарылачак.