Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәиз Динмөхәммәтов: Һәлак булган умартаның чыгымын каплар өчен паспорт гарант бирми
Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе директоры бал кортларына паспорт алу күренешенең башка регионнарда да булуын искәртте.
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры әгәр басуларны агулаудан бал кортлары үлсә, чыгымнарны каплар өчен паспорт гарантия булып тормый дип белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә умартачылык паспортлары бирүгә багышланган матбугат очрашуында әйтте.
«Бөтен әйберне паспорт алуга гына кайтарып калдырсак, дөрес булмас иде. Бу — кирәкле төп атрибутларның берсе. Судка мөрәҗәгать итсәк, шикаять язсалар, кемнедер якларга тырышсак шул паспортка барып төртеләчәкбез. Чыгымнарны каплау өчен гарант булып тора дип әйтә алмыйбыз. Әгәр бер умарта тоткан хуҗа өстәмә умарта алырга теләсә, шулай ук аңа яңа паспорт алу зарур. Күчмә умартачыларга да паспорт алу кирәк», — диде ул.
Аның сүзләренчә, 1985 елда ук бал кортларында варроатоз дигән авыру булган (варроатоз — «Varroa destructor» талпаны китереп чыгара торган бал кортлары авыруы). «Ул вакыттан ук паспортның кирәклеге турында әйтеп килдек, һәм ул бар иде дә! Башкортстанга шалтыраттым, аларда кортчылык безгә караганда үсештә. Алтай якларына да шалтыратып сорадым, реестрны һәм паспортларны яңартасыбыз килә, диделәр», — дип әйтте ул.
«Паспорт алу күренеше Татарстанда гына түгел. Гомумән, паспорт алудан беркемгә дә зыян булмас. Паспорт алу балның бәясенә йогынты ясамаячак дип уйлыйм», — диде ул.
Галерея: Пресс-конференция о выдаче пчеловодческих паспортов
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз