Ютазыда 300 центнер бөртек кондициясез дип табылган

Район буенча тупланган орлыкның 98 проценты тикшерлгән

 (Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Ютазы муниципаль районы буенча тупланган орлыкның 98 проценты тикшерелгән. Нәтиҗәдә 300 центнер бөртекнең генә кондиция¬сез булуы ачыкланган.
Бүгенге көнгә уҗым культураларының торышы, бөтен кырда булмаса да, канәгатьләнерлек, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.