news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иң яхшы 200 комбайнчы исемлеге билгеле

«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» конкурсында җиңүчеләр йөзәр мең сум акча алачак.

Татарстанда иң яхшы 200 комбайнчы исемлеге билгеле
Михаил Захаров

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» конкурсында җиңүчеләрнең тулы исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.

Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. Белгечләр йөзә мең сум акча алачак.

Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән иде. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә — 140тан 230 ат көченә кадәр, икенчесенә — 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә — 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көченә кадәр техника керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә — МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.

Конкурста агросәнәгать комплексының 1436 хезмәткәре катнашты, шул исәптән 1298 комбайнчы бөртеклеләрне суктыруда һәм 138 механизатор бөртекле культураларны чаптыруда катнашты.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барылды. Уракта катнашучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты һәм урып-җыю кампаниясе дәвамында яңартылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100