news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында меңнән артык гектарда әче туфраклы кырларга известь кертелгән

«ЧИРМЕШӘНАГРОХИМ» җәмгыятенең известь карьерында сезон тәмамланды, таш ваклау, аралау җайланмасы линиясен туктаттылар.

Чирмешән районында меңнән артык гектарда әче туфраклы кырларга известь кертелгән
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 2 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 1416 гектарда әче туфраклы кырларга известь кертелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Карьерда бу сезонда 75 мең тонна известь оны җитештерелгән. Үткән елда бу күрсәткеч кимрәк — 49 мең тонна булган.

«Ихтыяҗ булса, табигый ашламаны күбрәк тә җитештерәбез, моңа мөмкинлек бар, агрегатларның көче җитә. Хәзер биредә линия киләсе сезонга әзерләнә, ремонт ясала. Карьерда рекультивацияләү эшләре дә алып барыла», — ди җәмгыять директоры Илшат Гозәеров.

Известь онын күрше — Аксубай, Әлмәт, Нурлат районнарынна килеп алганнар.

«ЧИРМЕШӘНАГРОХИМ» җәмгыятенең известь карьерында сезон тәмамланды, таш ваклау, аралау җайланмасы линиясен туктаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100