Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә районында балалар сыр әзерли башладылар
Мини-җитештерүдә ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар сыр әзерләү серләрен өйрәнә
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә беренче балалар сырын август аенда ук Татарстанда эшли башладылар. Балалар интернаты базасында сыр әзерләүнең катлаулы процессына өйрәтәләр һәм мастер-класслар үткәрәләр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мини-җитештерүдә ятимнәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар сыр әзерләү серләрен өйрәнә. «Осталар шәһәре» ярминкәсендә яшь сыр пешерүчеләр үзләренең беренче продукциясен тәкъдим иттеләр.
«Сыр әзерләү» серләрен өйрәнүче укучылар продукт тәмле булсын өчен җитештерүнең бер этабын да кулдан ычкындырмаска кирәклеген белә. Процесс хәтта тәҗрибәле осталар өчен дә җиңел түгел. Башта балаларны — теориягә, аннан практикага өйрәтәләр.
Сыр ясау процессын этаплап башкарганнан соң, иң катлаулысы — көтү. Ул бер тәүлектән өч тәүлеккә кадәр вакытны ала. Ә шунннан соң яңа сырны табынга бирәләр.
Планда — бөтен республика буенча мини-сыр әзерләү урыннарын ачу. Проектның максаты — мөмкинлекләре чикле балаларга катлаулы һөнәрнең нигезләрен өйрәтү һәм, бәлки, тормышта үз эшләрен табарга ярдәм итү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз