Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубайда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе була
Ярминкәдә район күмәк фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалары катнашачак.

(Аксубай, 2 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). 2 октябрьдә Аксубайда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен район мәктәпләре тәкъдим итәчәк. Биредә кишер, суган, чөгендер, кабак, алма, кәбестә, бәрәңге сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәдә район күмәк фермер хуҗалыклары һәм агрофирмалары катнашачак. Алар бөртек, фураж, кош-корт белән сәүдә итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз