Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар

Беренче булып республиканың Сарман һәм Тәтеш районнары татлы тамыразыкны җыярга кереште

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар. Беренче булып республиканың Сарман һәм Тәтеш районнары бу эшкә кереште.

Бу хакта “Тата-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Быел 48,3 мең гектар мәйданнан татлы тамыразыкны җыеп алырга туры киләчәк, бу, узган елга караганда, - азрак. Сентябрьнең икенче яртысында уңышны җыеп алугареспубликаның калган районнары да керешәчәк. Бу көннәрдә яуган яңгырлардан соң чөгендер өстәмә шикәр җыя. Быел 1,7 млн – 2 млн тонна татлы тамыразык җыеп алырга планлаштыралар, дип белдерделәр аграр ведомствода.

Искәртеп узабыз, татарстанлыларның еллык шикәр ихтыяҗы 150-160 мең тонна тәшкил итә.