Башкортстанда иң яхшы комбайнчылар автомобиль белән бүләкләнәчәк

Башкортстан президенты 10 "Шевроле" автомобиле сатып алу өчен 8 миллион сумга якын акча бүлеп бирү турындагы документны имзалаган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Башкортстанның урып-җыюда ел йомгаклары буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә автомобильләр тапшырылачак. Башкортстан президенты 10 "Шевроле" автомобиле сатып алу өчен 8 миллион сумга якын акча бүлеп бирү турындагы документны имзалаган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Рөстәм Хәмитов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм сатуга багышланган түгәрәк өстәл барышында шул хакта хәбәр иткән. Чара «Кыр көне-2018» семинар-киңәшмәсе кысаларында узган. 

"Быел без иң яхшы механизаторлар һәм комбайнчыларны бүләкләүне дәвам итәчәкбез, - диде Рөстәм Хәмитов. - Мин ун «Шевроле» автомобиле сатып алу өчен 8 миллион сумга якын акча бүлеп бирү турындагы документны имзаладым инде. Әгәр яхшы эшләсәк, әйбәт уңыш җыеп алсак һәм нәтиҗәләр югары булса октябрь ахыры — ноябрь башында уртак утырыш үткәреп, иң яхшыларны билгеләп үтеп, аларга бүләкләр тапшырачакбыз".

Аграрийлар арасында әлеге бәйге 2016 елдан бирле Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән үткәрелә. Ел саен 10 иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәре төбәк җитәкчесе исеменнән автомобиль белән бүләкләнә.