news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров грант программаларында актив катнашкан районнарны атады

«Кыр көне»ндә үз эшен башлар өчен грант откан фермерларга сертификатлар тапшырылды.

Марат Җәббаров грант программаларында актив катнашкан районнарны атады
Гөлнар Гарифуллина

(Лаеш, 2 июль, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Лаеш районында «Кыр көне-2020» күргәзмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш башлаучы фермерлар, «Агростартап», гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча грант отучыларга сертификатлар тапшырды. Котлау чыгышында бәйгеләрдә катнашкан иң актив районнарны атады.

Министр фермерлар грант программаларында актив катнашканын билгеләп узды. 162 җиңүче арасында 152 фермер, 10 авыл хуҗалыгы кооперативы. Марат Җәббаров сүзләренчә, иң күп җиңүчеләр саны Кукмара, Чистай, Саба, Мамадыш районнарыннан, алардан 9-12 шәр фермер грант откан. «Азнакай, Мөслим, Тукай, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Биектау, Чүпрәле, Түбән Кама, Сарман, Теләче районнарыннан 5-7 шәр фермер грант җиңгән», — диде ул.

Министр быел грант сыйфатында барлыгы 1 млрд 184 млн сум акча бирелгәнен әйтте. Гаилә фермаларына «Агростартап» программасы суммасы 1 млн 300 мең сумнан 28 млн сумга кадәр, кооперативларга 11 млн сумнан 60 млн сумга кадәр акча бирелгән.

«Министрлыкта ел саен "Кыр көне”ндә грант җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Фермерларга, кече хуҗалыкларга, кооперативларга шактый зур ярдәм күрсәтелә. Бу максатларга 2 млрд сумнан артык акча каралган. Бу ярдәмне саклап, киләчәктә тагын да камилләштерәчәкбез», — дип белдерде Марат Җәббаров.

Ул грант отучыларны җиңүләре белән котлады. «Без бурычларны үтәдек, акча шәхси счетларга күчте. Имзаланган килешүләр күрсәтелгән вакытта сездән эш урыннары булдыруыгызны, фермалар тулылануын, бизнес проектлар уңышлы гамәлгә ашуын, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәре үсеше ун проценттан да ким булмас дип көтәбез», — дип министр намус белән эшләргә өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100