news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта «Кыр көне-2020» күргәзмәсе ачылды

«Кыр көне-2020» максаты — Татарстан һәм Россия төбәкләре арасында аграрийларның үзара багланышларын урнаштыру, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү.

Лаешта «Кыр көне-2020» күргәзмәсе ачылды
Гөлнар Гарифуллина

(Лаеш, 2 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Лаешта «Кыр көне-2020» күргәзмәсе ачылды. Биредә 9 мең квадрат метрда авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган. 17 мең квадрат метрда эксперименталь культуралар чәчелгән. 

«Кыр көне-2020» максаты — Татарстан һәм Россия төбәкләре арасында аграрийларның үзара багланышларын урнаштыру, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар үткәрү.

Күргәзмәне рәсми рәвештә ТР Премьер министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ачып җибәрде. 

«Чарага әзерлек былтыр көзен үк башланды, көзге культуралар чәчтек. Бүген нәтиҗәләрен күрәсез, Йөздән артык яңа гибрид культуралар тәкъдим ителә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, ун ел үстерелгән бодай сорты, шәмәхә бөртекле „Надира“ бодай сорты да сынала. Күргәзмәдә заманча техниканы күрергә була, тест-драйвлар узачак», — диде Марат Җәббаров. 

Министр биредә фермерлар продукциясе дә тәкъдим ителгәнен, шулай ук, эшлекле программа да бай булуын искәртте. «Россиянең 24 төбәгеннән катнашучыларга да бу күргәзмә файдалы булыр дип ышанабыз», — дигән теләктә калды.

«Кыр көне»ндә үз эшен башлар өчен грант откан фермерларга сертификатлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100