news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә агрохимиклар тәҗрибә уртаклашты

Тәҗрибә участогында җирне яхшы эшкәртеп, сыйфатлы орлыкларны шунда үстереп тикшерәләр.

Чирмешәндә агрохимиклар тәҗрибә уртаклашты
Кадыйр Гомәров,

(Чирмешән, 2 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә агрохимиклар тәҗрибә уртаклашты. «Татагрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин җитәкчеләрне Чирмешәндә оештырылган бүгенге семинардан максималь файда алырга өндәде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кунаклар башта базада тукталдылар. «ЧИРМЕШӘНАГРО» һәм «Чирмешәнагрохимсервис» җәмгыятьләре җитәкчесе Илшат Гозәеров әйтүенчә, бүген биредә алдагы уракка әзерләнәләр. Дүрт бөртек комбайны да төзек, эшкә әзер. Көзге чәчү, җир эшкәртү өчен кулланылачак техника сафка бастырыла.

Җәмгыятьнең иген кырлары күзләрне иркәли. Каменный Брод ягында, юл уңаенда иртә язда чәчәлгән «Юлдаш» сортлы рапс участогында әллә ничә кат химикатлар сиптергәннәр, шуңа да алыннар чиста. Чиста пар җирендә дә чүп үләннәре үстермиләр. Монда көнбагыш орлыкларын да республикада беренче диярлек, апрельнең егермеләрендә үк җир куенына салганнар. Бу культура тулаем 850 гектар мәйдан били.

Рапстан соң чәчелгән «Тулайковская-108» сортлы сабан бодае да югары уңышка өметләндерә. Кунакларга «Фотынья» сортлы суперэлита орлыклар чәчелгән уҗым бодае участогы да бик ошады. Монда гектарга 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы керткәннәр, үсемлекләрне ике тапкыр КАС белән дә сыйлаганнар. Башаклар эре, тук булып формалаша.

Район үзәгендәге төньяк урамнар янәшәсендәге бодай «түтәлләре»ндә 12 төрле сорт сынала. Тәҗрибә участогында җирне яхшы эшкәртеп, сыйфатлы орлыкларны шунда үстереп тикшерәләр, араларында әле безнең районда игеп карамаганнары да бар.

Гомумән, семинар барышында Илшат Гозәеров адресына мактау сүзләре еш яңгырады, оста оештыру сәләтенә, гел яңалыкка омтылуына югары бәя бирделәр.

Бер килгәч, агрохимиклар «Чирмешәнагрохимсервис»ның Түбән Чегодай янындагы известь карьерына да барды. Биредә көн саен уртача 600-700 тонна доломит — известь оны җитештерелә, ә ел башыннан 32 мең булган, ягъни былтыргы дәрәҗәдән дә күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100