“Казан” агросәнәгать паркында илебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән эшләргә әзер – Эльвира Мифтахетдинова

Агросәнәгать паркы – ул эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа формат

 (Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның Аграр ур., 2 адресы буенча быел 11 майдан эшчәнлеген башлаган “Казан” агросәнәгать паркы Татарстанда һәм илебезнең аннан читтәге төбәкләрендәге товар җитештерүчеләр белән эшләргә әзер. Агросәнәгать паркы – ул авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән һәм товар җитештерүчеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда яңа формат. “Казан” агросәнәгать паркында илебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән без эшләргә әзер, хәзер үк тә эш алып барыла.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган видеоконференциядә катнашкан шушы агросәнәгать паркы территориясендә эшли торган “Фермер” авыл хуҗалыгы кооперативының авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу һәм сату бүлеге башлыгы Эльвира Мифтахетдинова шулай дип белдерде.

Россия аграр партиясе фермерларга, авыл хуҗалыгына ярдәм итү өчен нәрсә эшли?

Шушы сорауга җавабында Россия аграр партиясенең ТРдагы бүлеге рәисе, “Мирас” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Руслан Мифтахетдинов исә, шушы партия беренче эш итеп законнар мәсьәләсендә, сәяси тормышта фермерларга гына түгел, авыл халкына, шулай ук шәһәрдә торучыларга да булышу юнәлешендә эшчәнлеген җәелдерә, диде. Аның сүзләренчә, Россия аграр партиясенең ТРдагы бүлеге республиканың һәрбер районында үзләренең бүлекләрен булдыру буенча эш башлаган, хәзерге вакытта Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Түбән Кама районнарында алар инде оешкан һәм эш дәвам иттерелә. Моның максаты – фермерларны, авыл хуҗалыгы продукция җитештерүчеләрне партиягә якынайтып, бергәләп эшләү, чөнки эшкә ярашлы итеп нәрсәне дә булса үзгәртү уртак көч һәм тырышлык белән генә мөмкин дип саный Р.Мифтахетдинов.

Э.Мифтахетдинова биргән белешмә буенча, 50 мең кв.метр гомуми мәйданның 14 мең кв.метры сәүдә итүгә каралган, калганнары – җитештерү мәйданнары һәм складлар. Шул рәвешле, авыл хуҗалыгы продукциясен китерү белән биредә сатуга куйганчы эшкәртү өчен шартлар булдырылган. Мисалга, хәзерге вакытта төрле районнарның “Яшь көч”, “Таң”, “Ватан” кооперативлары, “Индюжина” ҖЧҖ, Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсендәге һ.б. җитештерүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган, яңаларына да урын җитәрлек. Товар җитештерүченең продукциясен Казанга китереп бирү мөмкинлеге булмаса, барып алу, товарын сатып бирү һәм үзенә сату мөмкинлеге дә каралган, чөнки әлеге агропромпарк – Европа дәрәҗәсендәге күп функцияле комплекс һәм аның Россиядә тиңдәшләре юк. Иң мөһиме – кооператив арадашчыларсыз эшли, чөнки ул коммерциягә нигезләнмәгән эшчәнлек алып баручы оешма.

Агропромпаркта сатуга куеласы товарга бәя билгеләү, сәүдә мәйданнарының аренда бәясе, хәләл продукция һ.б. мәсьәләләр турында сүз барды. Болар хакында тулырак итеп сайтның татарча вариантындагы “Видеоконференцияләр” сәхифәсендә танышып була.