news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда июль башында "Кыр көне - 2020" күргәзмәсе узачак

Әлеге күргәзмә тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле багланышларын ныгыту өчен үткәрелә.

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстанда кыр форматында «Кыр көне — 2020» иң зур күргәзмә узачак. Чара яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кыр көне — 2020» Лаеш районында ачык һавада узачак. Күргәзмә эшлекле форматы белән генә түгел, ә, көзге культуралар, аннары сабан культуралары чәчүдән башлап, аңа ел буе катлаулы эзерләнү тәртибе белән дә аерылып тора. Бүгенге көндә тәҗрибә кырларындагы күрсәтмә чәчүлекләр яхшы хәлдә һәм тиздән авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм гибридлары белән турыдан-туры танышырга мөмкин булачак.

Күргәзмәдә шулай ук «Үсемлекчелек», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» бүлекләре буенча авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы казанышлары күрсәтеләчәк.

Эшлекле программа кысаларында агросәнәгать предприятиеләре һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашында агросәнәгать комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен һәм мастер-классларын уздыру планлаштырыла.

Әлеге күргәзмә тармактагы алдынгы фәнни казанышларны өйрәнү, аграрийларның эшлекле багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү өчен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100