news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Минзәлә районында семинарда булды

Марат Җәббаров районга булган визитына кыскача йомгак ясаганда игеннәрнең торышы белән канәгать булуын әйтте,

Татарстан авыл хуҗалыгы министры  Минзәлә районында семинарда булды
http://menzela.ru

(Минзәлә, 2 июнь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илдус Шаһиев). Кичә Минзәләдә «авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру. Агросәнәагть комплексын цифрлаштыру» темасына семинар үтте. Семинарда Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Семинарга Минзәлә, Актаныш, Тукай, Ютазы — башлыгы һәм районнарда эшләүче эре инвестиция компания вәкилләре чакырылган иде. Семинарны авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды. Илдус Габдрахманов тәфсилләп уңдырышлыкны күтәрүдә уңай тәэсир итүче барлык факторларны санап чыкты.

Технологияләр төгәл үтәлгән очракта биологик уңышның гектардан 98 центнерга җитү мөмкинлеген саннар белән раслады. Семинар үткән «Калморза» хуҗалыгы аерым басулардан 70 центнердан артык уңыш алды. «Калморза» хуҗалыгының идарә җитәкчесе Алмаз Шәрипов 40 мең тонна сыйдырышлы амбарларын министрга һәм семинарда катнашучыларга күрсәтте.

Семинарның икенче өлешендә Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров үзенең урынбасары Илдус Габдрахманов һәм район башлыгы Айдар Салахов белән мул уңыш вәгъдә иткән басулар, анда эшләүче агрономнар белән якыннан танышты.

Марат Җәббаров районга булган визитына кыскача йомгак ясаганда игеннәрнең торышы белән канәгать булуын әйтте, Минзәлә районы игенчеләренең быел да зур күрсәткечләргә ирешүенә өметен белдерде. Шуңа күрә калган агротехник чараларны семинарда өйрәтеләнчә үткәрелүенә ышануын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100