Илдус Габдрахманов: Көзге культураларны тукландыру алдагы ике көндә төгәлләнәчәк

Татарстан авыл хуҗалгы хезмәтчәннәре каршында 1 млн 70 мең гектар көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне туендыру бурычы куелган иде.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел язгы чәчү 1,8 млн гектар мәйданда уздырылачак. Моннан тыш, Татарстан авыл хуҗалsгы хезмәтчәннәре каршында 1 млн 70 мең гектар көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне туендыру бурычы куелган иде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итүенчә, бу эш алдагы ике көндә төгәлләнәчәк.

“Язгы кыр эшләренә быел әзерлек, алдагы еллар белән чагыштырганда, җиңелрәк булды. Апрель башында гына районнарда техникаларның әзерлекләре тикшерелде”, - диде урынбасар.

Көзге чорда җирдә дым күләме аз булган. Мисал өчен, Бөгелмәдә бу күрсәткеч 84 мм тәшкил иткән.

“Бу бик түбән, куркыныч күрсәткеч. Туфракта туң катламы зур булмаганлыктан, кар сулары җиргә сеңде һәм бу күрсәткеч хәзер ике тапкыр артты. Чәчүгә курыкмыйча тотынырга мөмкин булачак”, - ди Илдус Габдрахманов.