Әгерҗе районы башлыгы хуҗалыклардагы язгы кыр эшләренең үтәлешен тикшерде

Район башлыгы фикеренчә, язгы кыр эшләренең башкарылу нәтиҗәсе механизаторларның үз эшләрен ничек башкарып чыгуына турыдан-туры бәйле.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин белән берлектә басуларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" яза.

Иң беренче очрашу “Агро-Кама“ ширкәтенең “Биектау“ бүлекчәсе басуында булды. Әлеге басуда дүрт трактор узган көздә сукаланган мәйданнарны тырмалау белән мәшгуль бүген. Ә гомумән алганда, ширкәт басуларында 31 тырмалау агрегаты эшли. Валерий Макаров механизаторлар Марсель Әхмәдишин һәм Анатолий Трефилов белән аралашты.

"Егетләр, язгы кыр эшләренең ничек башкарылып чыгуы бүген турыдан-туры сезнең үз эшегезгә ничек каравыгызга бәйле. Мин сезнең сынатмаячагыгызга ышанам", – диде район башлыгы. Эш шартлары, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш, хезмәт хаклары турында да кызыксынды район җитәкчесе.

Икенче тукталыш әлеге ширкәтнең “Тирсә“ бүлекчәсе басуында булды. Биредә быел беренче тапкыр язгы кыр эшләренә шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларын җәлеп иткәннәр. Әлеге хуҗалыклар ширкәткә техника һәм эш белән ярдәм итәләр. Моның өчен ширкәт һәм шәхси хуҗалык белән ике арада килешүләр төзелгән. Анда түләү шартлары тәфсилләп бәян ителгән.

"Бу яклап әлеге авыл җирлеге башлыгы Рафил Закировка зур рәхмәт. Шәхси хуҗалыкларны язгы кыр эшләренә җәлеп итүдә нәкъ менә аның тырышлыгы зур булды. Башка авыл җирлекләре башлыклары да шушы үрнәктә үз авылдашларын әлеге эшкә тартырлар дип өметләнәбез", – диде Валерий Макаров.