news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районы «Әхмәт» отрядында тырмалау эшләренә керештеләр

Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплау эшләре дә башкарыла.

(Әлки, 2 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында Көньяк-Көнбатыш филиалының «Әхмәт» отрядында берьюлы өч агрегат ярдәмендә тырмалау эшләренә керештеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чуаш Кичүе егете Равил Хәмидуллин, «НьюХолланд-500» тракторына 21 метр киңлектәге агрегат тагып, туңга сөрелгән җирләрне тырмалый. Өстәмә көпчәкләр куйганга, тракторы кырда җиңел йөри. Әле беренче ел файдаланылучы БЗ-21 тырма агрегаты артыннан сукаланган җир тигез һәм сыйфатлы эшкәртелеп кала.

Икенче бер кырда МТЗ-1221 тракторы белән тәҗрибәле механизатор Рамил Вәлиуллин туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләрен башкара. Ә Йолдыз бистәсе ягындагы күпьеллык үлән басуларында үзенең МТЗ-1221 тракторына тырмалар тагып Ирек Җәләлетдинов дым каплау эшенә керешкән.

Әлеге филиалның «Борискино» отрядында Владимир Николаев һәм Виталий Арнаков туңга сөрелгән җирләрдә дым каплау белән мәшгуль.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100