news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен республикада хәрәкәт чикләнмәгән

«Рөстәм Нургалиевич кешеләрнең бу категориясе өчен бернинди уңайсызлыклар тудырылырга тиеш түгел дип басым ясап әйтте, чөнки алар республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим функция башкара», - диде Лилия Галимова.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска бәйле рәвештә изоляция чорында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен республикада хәрәкәт чикләнмәгән. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Журналистларның берсе ЮХИДИ хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүченең йөк машинасын туктатып тоткарлаганнары турында сигнал килүен әйткән.

«Мин мондый сигнал турында ишетмәдем. Бездә бөтен кешегә инструктаж бирелгән, эшләргә рөхсәт бирә торган белешмә нинди формада булырга тиешлеге аңлатылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы моны җитди күзәтеп тора. Продукция белән тәэминат мөһим сорауларның берсе булуын аңлыйбыз», — диде Лилия Галимова.

Ул бу атнада Рөстәм Миңнехановның эре ритейлерлар белән онлайн очрашуында «Республика территориясендә йөк ташу чикләнәчәкме?» дигән сорау күтәрелгәнен әйтте.

«Рөстәм Нургалиевич кешеләрнең бу категориясе өчен бернинди уңайсызлыклар тудырылырга тиеш түгел дип басым ясап әйтте, чөнки алар республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү буенча мөһим функция башкара», — диде Галимова.

Ул эш белән тәэмин итүче оешмалар өчен Хокукый мәгълүмат порталында Татарстан Хөкүмәте Карарында белешмәнең бердәм формасы күрсәтелгәнен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100