news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында куертылган һәм коры сөт җитештереләчәк

Җәмгыять җитәкчелеге хәзер моның өчен җиһазлар сатып алу буенча килешүләр төзи.

(Әлки, 2 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районының ​​​​​​​«Хузангай» җәмгыяте быел куертылган сөт һәм сөт порошогы җитештерә башлый.

Җәмгыять җитәкчелеге хәзер моның өчен җиһазлар сатып алу буенча килешүләр төзи. 2021 елда ук инде куертылган һәм коры сөт линияләре продукция чыгаруга керешәчәк.

Җәмгыятьнең май-сыр заводында хәзер атланмай, алты төрдә сыр җитештерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100