Әлки фермерына мактаулы исем бирелде

Фәнис Хәмитов агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнгән.

(Әлки, 2 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Фәнис Хәмитовка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

.


Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен крестьян хуҗалыгы башлыгы Хәмитов Фәнис Габделәхәт улына «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.