Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабугада яшәүчеләрне язгы халык ярминкәләренә чакыралар
Шәһәрдә яшәүчеләр фермерлар җитештергән продукцияне һәм кул эшләнмәләре сатып алырга мөмкин.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Шимбә, 6 февральдә Алабугада язгы халык ярминкәләре үткәрелә башлый. Алар ял көнәрендә иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать өчкә кадәр узачак.
Шимбә фермерлар җитештергән продукцияне «Мираж» сәүдә үзәге каршында, ә якшәмбе Ленин мәданында сатып алырга мөмкин. Бу турыда «Новая Кама» хәбәр итә.
Шәһәрдә яшәүчеләр фермерлар җитештергән ит, йомырка, яшелчә, бал, шулай ук кул эшләнмләрен сатып алырга мөмкин.
Ярминкәдә Алабуга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләр һәм үзмәшгуль кешеләр катнаша ала. Катнашу өчен 8 (8552) 3-83-81 телефоны буенча гариза бирергә кирәк.
Ярминкәләр шәһәр җитәкчелеге белән бергә Крестьян (фермерлык) хуҗалыклары ассоциациясе инициативасы белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз