Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көч экстримы буенча «Авылда иң көчле» бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Турнир авыл халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, авыл халкының сәламәтлеген ныгыту максатыннан оештырыла.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Узган ялларда Казанда көч экстримы буенча «Авылда иң көчле» Бөтенроссия турниры булды. Бу Россиядә шундый беренче ярыш, ә аның финалы Казанда ул «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында узды.
Җиңүчеләр
- Ир-атлар (90 кг): Валентин Николаев (Чувашия);
- Хатын-кызлар (70 кг): Алена Маскаева (Мордовия).
Бәйгене Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия кооперация университеты оештырды. Ачылыш тантанасында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Ксения Шевелкина, Татарстан Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Проект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Турнир авыл халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, авыл халкының сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә.
Атлетлар снарядлар һәм авыр капчыклар күтәрүдә, покрышкалар контовкалауда, авыл хуҗалыгы техникасын кулдан буксирга алуда, «фермер прогулкасында» (ике кулдагы авыр йөкләрне кем тизрәк күчерә) һәм башкалар буенча көч сынашты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз