news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгече бакчада көзен башкарырга кирәкле эшләр турында аңлатты

Сентябрь ахырында яшел кыяк өчен утыртылган суган, шулай ук редис яхшы үсә.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бакча кишәрлеген киләсе сезонга әзерләү турында киңәшләр чыкты.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина бакча эшләрен санап киткән.

  • Кыраулар төшкәнче, җир туңа башлаганга кадәр, агачларга һәм куакларгасу сибегез, алар су сеңдереп калырга тиеш. Бигрәк тә яшь агачлар су сибүгә мохтаҗ.
  •  Агач кәүсәләрен агартыгыз. Моның өчен иң яхшы вакыт — сентябрьнең соңгы кояшлы көннәре. Бу матурлык өчен түгел, ә агач кайрысын салкыннардан, кояш кыздыруыннан саклау һәм кайры астында кыш чыгарга җыенучы корткыч бөҗәкләрне юк итү өчен эшләнә. Әгәр бакчагызда бер кәүсәле куаклар булса, аларны да агачларны буяган кебек буярга кирәк.  
  • Күпьеллык соңгы чәчәкләрне — дельфиниумны, розаларны кисәргә кирәк. Сабакларын 10 см озынлыкта калдырыгыз.
  • Яңа дача сезонына лалә чәчәкләре, гиацинтлар, көзге сарымсак, суган  утыртыгыз.
  •  Теплицаларда өлгереп җитмәгән борычларны һәм баклажаннарны җыеп алыгыз, алар өй шартларында өлгерә. Төнлә һәм көндез температураның  уйнап торуы аркасында  бу культураларда бактериозлар чыга башлый.
  • Дача сезонын озайтырга тырышыгыз. Сентябрь ахырында яшел кыяк өчен утыртылган суган, шулай ук редис яхшы үсә. Петрушка, укроп чәчәргә була. Парникта һәм теплицада мондый яшел тәмләткечләр октябрь уртасына кадәр яхшы үсә. Җылытыла торган теплицаларда кыяр хәтта беренче карга кадәр яхшы өлгерә.   
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100