Чүпрәленең дүрт авыл җирлеге грант акчасына трактор сатып алган

Грант күләме 1,5 миллион сум тәшкил итә.

(Чүпрәле, 1 октябрь, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районының Матак, Кече Чынлы, Зур Чынлы һәм Борындык авыл җирлекләре җирлек ихтыяҗлары өчен яңа МТЗ-82 тракторлары сатып алган. Бу хакта безгә җирлек башлыклары хәбәр итте.

Авыл җирендә әлеге техника бик кирәк: кышын –урамнарны кардан чистарту, җәен — үлән чабу өчен. Бу җирлекләр быел республика конкурсында грант откан иде. Грант күләме 1,5 миллион сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, ел саен ТР Муниципаль берәмлекләр Советы шәһәр тибындагы бистә нигезендә оештырылган һәм Татарстанның административ үзәкләре булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү буенча конкурс үткәрә.