news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан авыл эшчәннәре Мәскәүгә китте

Якташларыбыз – Башкортстанның 70 тән артык ширкәте һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре Мәскәүдә ачылган XII “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

(Уфа, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан зур гына вәкиллек Мәскәүгә эш сәфәренә китте.
Күпчелеге авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче күмәк хуҗалыклар, фермерлар һәм эшкәртү сәнәгате ширкәтләре вәкилләре тәшкил итә андагы кешеләрне.
Якташларыбыз – Башкортстанның 70 тән артык ширкәте һәм авыл хуҗалыгы вәкилләре Мәскәүдә ачылган XII “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Берлектәге экспозициядә башкортстанлылар төрле юнәлештәге тауарларын тәкъдим итәчәк. Иң эре ширкәтләр арасында Уфаның “НУМИК”, “Башптицепром”, “Башспирт”, “Уралагро” кебек дистәләрчә киң билгеле ширкәтләр чираттагы тапкыр үзләренең иң яхшы продукцияләре белән таныштырачак.
Башкортстан ширкәтләре һәм хуҗалыклары елның-елында шушы күргәзмәдә байтак бүләкләргә лаек була. Быел да “Алтын көз”нең медальләргә һәм дипломнарга бай булачагына шикләнми якташлар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot