Татарстанда бөртекле культуралар 13 проценттан артык мәйданда суктырылган

Видеоконференция режимындагы киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 206 мең гектар мәйданда (планның 13,7 проценты) суктырылган. Республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Быел Татарстан Республикасында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны 1,5 миллион гектар мәйданнан җыеп алу бурычы тора. Шуның 361 мең гектары — көзге, 413 мең гектары — язгы бодай, 110 мең гектары — арыш, 468 мең гектары — арпа, шулай ук 60 мең гектары — борчак.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, 231 мең гектар мәйданда игелгән рапс һәм көнбагыш кебек культураларны җыеп аласы бар.

«Безнең алда 3,5 мең комбайн ярдәмендә урып-җыю эшләрен башкару бурычы тора. Бер комбайнга уртача йөкләнеш 413 гектар чамасы тәшкил итә», — дип искәртте Җәббаров.

1 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 206 мең гектар мәйданда (планның 13,7 проценты) суктырылган. Узган елда әлеге күрсәткеч 87 мең гектар тәшкил иткән.

Барлыгы 836 мең тонна ашлык җыеп алынган, бу 2019 елга караганда 547 мең тоннага артыграк. Хәзерге вакытта уңыш гектарыннан уртача 40,7 центнер (узган ел шул чорда 32,7 центнер иде) тәшкил итә.

Игенчеләр көзге бодайдан иң зур уңыш (гектарыннан 44,2 центнердан артык) җыеп ала. Бүгенге көндә 541 мең тонна бодай амбарларга кайткан инде.