Татарстан комбайнчылары ТР Президенты грантларына ия булу өчен ярышачак

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын 100 мең сум күләмендәге премия көтә.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов грантына бәйге башлана. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә конкурсның башлануы турында игълан итте.

«Урып-җыю конвейерының барлык участокларындагы югары җитештерүчән хезмәт күбесенчә хезмәткәрләрне стимуллаштыру алымнарын уңышлы куллануга бәйле», — дип искәртте Җәббаров һәм муниципаль район җитәкчеләрен нәтиҗәләрне объектив төстә санауларын, мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына үз вакытында тәкъдим итүләрен сорады.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры искәрткәнчә, бәйгенең приз фонды йөзәр мең сумлык 200 премия тәшкил итә.