news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы ачканнар

Быел фермерлар 15-18 тонналап товар балыгы үрчетеп сатуны планлаштыралар.

Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы ачканнар
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Лениногорск районында керкә балыгы үстерү буенча гаилә фермасы уңышлы эшли. Аны Джейхун Намазов һәм аның улы Руслан Ефремов ачкан. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу азык-төлек продуктларына кибетләрнең дә, шулай ук рестораннарның да ихтыяҗын өйрәндек. Сөләйман (лосось) балыгына, бигрәк тә, керкә балыгына ихтыяҗ зур икәнен белә идек без, әмма аны җитештерү урынын дөрес сайлый белергә кирәк иде. Башта үзебезнең көчкә ышанып башладык, әмма дәүләт ярдәменә дә өметләнә идек», — дип сөйләде Руслан Джейхунович.

Җайлы һәм матур урынны Татарстанның Лениногорск районында табалар. Белгечләр ярдәмендә балык-биологик тикшеренүләр уздырыла һәм биредәге суда керкә балыгы үстерү өчен барлык кирәкле физик-химик күрсәткечләр барлыгы ачыклана.

Керкә балыгы фермасында бассейннар, садоклар һәм, агымсудан файдаланып, уылдыктан маймычлар үрчетә торган инкубация цехы бар. Керкә балыгы үрчетү буенча инкубация цехы күптән түгел генә ачыла, тәҗрибә рәвешендә аңа 50 мең уылдык җибәрәләр, шул ук вакытта инкубация цехының күләме 80 мең данәгә кадәр уылдык салырга мөмкинлек бирә.

Бу цех «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» федераль программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән төзелә. Фермерлар товар балыгын үрчетеп кенә калмыйча, балык үрчетү материалын да үстереп сатарга уйлыйлар.

«Быел фермерлар 15-18 тонналап товар балыгы үрчетеп сатуны планлаштыралар, шушы көннәрдә аны сата да башлыйлар инде. Аларның хыялы — елга 100 тонна товар балыгы һәм 5 тонна балык үрчетү материалы үстерүгә ирешү, ярымфабрикатлар җитештерү цехын төзү», — диде Лениногорск районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100