Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Авыл хуҗалыгы өчен ташламалы кредитлардан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде
COVID-19 аркасында кертелгән икътисади чикләүләр чорында ташламалы займнардан файдалану мөмкинлеге булдырылды.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәте карары балыкчылык һәм балык тоту, урман ресурсларын эшкәртү тармагы компанияләренең, балык, кысла һәм моллюскларны консервалау белән шөгыльләнүче компанияләрнең инвестиция кредитларыннан (15 елга кадәр) һәм кыска сроклы кредитлардан (1 елга кадәр) файдалана алуын күздә тота. Әлеге чаралар экспорт юнәлешле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттырырга һәм коронавирус инфекциясе таралу фонында үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Документта шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен сату белән шөгыльләнүче һәм мондый продукцияне күчереп йөртү һәм (яки) саклау буенча хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның (ОРЦ, инфраструктура проектлары һәм элеваторлар) яңа категориясен кертү күздә тотыла.
Элегрәк Россия Федерациясе Хөкүмәте конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында 2020 елга килешүләр төзегән аграрийлар тарафыннан экспортны арттыру буенча таләпләрне юкка чыгару турында карар кабул иткән иде. Бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә COVID-19 аркасында кертелгән икътисади чикләүләр чорында ташламалы займнардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз